Бүләк итеп алынган милек өчен салымны кем түли?

2022 елның 29 марты, сишәмбе

   Физик затлар кеременә салым буенча декларация кампаниясе кызганнан-кыза бара, ул ял һәм бәйрәм көннәрен исәпкә алып, 2022 елның 4 маена кадәр дәвам итәчәк.

  2021 елда түбәндәге төрдәге табыш алган кешеләргә 3-НДФЛ формасында декларация тапшырырга кирәк:

күчемсез милек, милеккә хокукларны саткан;

кыйммәтле кәгазьләр саткан;

бүләк иткән;

лотерея, букмекер конторасы яки тотализаторда азартлы уеннардан табыш алган;

хокукый характердагы килешү буенча, мәсәлән, милекне арендага бирүдән;

чит илдәге чыганаклардан акча эшләгән.

   Күчемсез милекне бүләк иткәндә физик зат алган табышка физик затның табышына салым (НДФЛ) бүләк итеп алынган милекнең кадастр бәясенә карап билгеләнергә мөмкин.

  Әгәр бүләкне якын туган бирмәсә, мәсәлән, туганнан туган булса, бүләк ала торган физик зат физик затларның табышына салымны үзе санап, үзе хисапта тора торган салым органына декларация тапшырырга һәм салымын түләргә тиеш.

   Ерак туганнарыннан бүләккә транспорт чаралары, акцияләр, өлешләр, пайлар алган кешеләр 2022 елның 15 июленә кадәр 3-НДФЛ декларациясен тапшырырга һәм салымны түләргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International