Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров лаеклы бүләкләр тапшырды

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

   Оешма һәм предприятиеләр җитәкчеләре белән традицион киңәшмәдә Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров бүләкләр тапшырды.

   2020-221 елларда «Россиянең бөек сугышларының гаилә фотохроникалары» Бөтенроссия ачык конкурсында 3 урын яулаганы өчен Чүпрәле районы ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы советы рәисе Роза Насыйбуллина Дипломга лаек булды.

   Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, профсоюздагы актив эшчәнлеге өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан  район балалар сәнгать мәктәбе  директоры урынбасары Светлана Антиповага мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республика комитеты Мактау грамотасы тапшырылды.

   Озак еллар намуслы хезмәтләре, иҗади уңышлары өчен һәм мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан район Башлыгының Рәхмәт хаты белән: район мәдәният йортының кино-видео берләшмәсе мөдире Эльмира  Алиакберова, «Сепрель» халык фольклор ансамбле хормейстеры Наталия Васильева, балалар китапханәсенең  әйдәп баручы китапханәчесе  Ирина Мадурова, туган якны өйрәнү музееның  экскурсияләр буенча методисты Нәфисә Усманова;

   «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ХХІІ ачык республика телевизион яшьләр фестивале дипломы белән: район мәдәният бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Сагдеев, район мәдәният йорты директоры Руслан Шәрәфетдинов, район мәдәният йортының  сәнгать җитәкчесе Галия Ахмедова, балалар иҗат йорты директоры Олег Кузнецов, җирлекара китапханәнең комплектлау бүлеге редакторы Надежда Нигъматуллина бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International