Эшкуарлык советы утырышында Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, Татарстан Республикасы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил аппараты вәкиле - Татарстан Республикасында «Коррупциягә каршы Бизнес» проекты җитәкчесе Анастасия Плотникова, Чүпрәле районы прокуроры Илдар Маликов, банклар вәкилләре: Россельхозбанк, Ак Барс банк, Саклык банкы: Резедә Хәйруллина, Рузалия Камалова , Резидә Габбазова катнашты. Шулай ук шәхси эшмәкәрләр, КФХ башлыклары катнашты.
Район башлыгы Марат Гафаров хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта базардагы вәзгыять буенча актив мониторинг бара һәм эшмәкәрләргә ярдәм итүнең төрле формалары карала.
Көн тәртибендә санкцияләр шартларында кече һәм урта эшкуарлык субъектларына дәүләт ярдәме чаралары сөйләнде, банклар вәкилләре шулай ук үз линиясе буенча ярдәм чаралары турында әйтеп үттеләр.
Моннан тыш, хезмәт базарында киеренкелекне киметү һәм халыкны эш белән тәэмин итүне саклап калу максатларында эш бирүчеләргә ярдәм итү чаралары, халыкны социаль яклау линиясе буенча эш башлаучы эшмәкәрләргә ярдәм чаралары турында да сораулар күтәрелде.
Аннары ачык диалог сорау-җавап белән дәвам итте.