Роспотребнадзор уку йортлары өчен кайбер Covid-19 кагыйдәләрен гамәлдән чыгарды

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

   Санитар-эпидемиологик кагыйдәләргә үзгәрешләр коронавирусның яңа штаммы шартларында мәгариф оешмалары, балалар һәм яшьләр өчен социаль инфраструктураның башка объектлары эшчәнлегенә кагыла.

 Гамәлдән чыгарылган чикләүләр:
- һәр сыйныфка аерым уку кабинеты беркетү таләбе;
- аттестация үткәрү урыннарында укучылар арасында социаль дистанцияне үтәргә кирәкми;
- әгәр дә укучы Covid-19 авырулы белән контактта булса, белем бирү оешмасына бару өчен медицина белешмәсе кирәкми. Шул ук вакытта, үзе авырганнан соң белешмә булу мәҗбүри булып кала;
- укучылар арасында контактны киметү өчен дәресләр һәм тәнәфес вакытларын төрле вакытка кую таләбе бетерелде;
- смена дәвамында атна саен тест уздыру бетерелде.

  Хәзер ярый:
- ачык һавада балалар һәм яшьләр өчен оешмаларда массакүләм чаралар үткәрергә;
- җәйге савыктыру учреждениеләрен 100%ка кадәр тулыландырырга;
- саклану чараларыннан файдаланганда һәм вакцинация яки соңгы алты ай дәвамында кичерелгән авыру турында белешмәләр булган очракта, балалар эшчәнлегенә бәйле булмаган затлар өчен социаль оешмага керү.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International