Район мәдәният йортында «Созвездие-Йолдызлык-2022 " XXII ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабы Гала-концерты узды.
Быел фестивальнең зона этабы Чүпрәле районында узды һәм анда 1100 бала катнашты, хореография, вокал, конферанс буенча 299 номер күрсәтелде.
Кич буе залда көчле алкышлар тынмады, җиде район: Кайбыч, Апас, Тәтеш, Буа, Кама Тамагы, Югары Ослан һәм, әлбәттә инде, Чүпрәле районнары коллективлары һәм солистлары тамашачыларга иң яхшы иҗади номерлар бүләк иттеләр.
Район башлыгы Марат Гафаров билгеләп үткәнчә, «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә катнашучылар саны елдан-ел арта һәм катнашучылар камилләшә бара.
- Бу фестиваль балалар, балаларыбызның киләчәге өчен. Ә балалар - безнең киләчәгебез. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка республикада шундый проект булдырганы өчен зур рәхмәт. Безнең киләчәк шундый талантлы балалар белән якты һәм матур булыр дип ышанам, - диде Марат Гафаров, Дмитрий Туманов командасына да рәхмәт сүзләрен җиткереп.
Бәйрәм кичәсе ахырында фестивальдә катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү булды. Иң яхшы иҗади номерлар Казанда "Созвездие-Йолдызлык-2022" финалында катнашачак.
Исегезгә төшерәбез, фестиваль ТР Президенты патронажы астында һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза.