Лотереяда отыш һәм призларга физик затлар керемнәре буенча салым ничек салына?

2022 елның 29 марты, сишәмбе

   Барыннан да ешрак салым органнары белгечләренә салым түләргә кирәкми торган отыш суммасы закон белән билгеләнгәнме, дигән сорау белән мөрәҗәгать итәләр.

   Физик затлар тарафыннан отыш рәвешендә һәр сумма буенча 15 мең сум булган яки  артып киткән табыш алганда, лотерея операторлары яки таратучылар һәм букмекер конторасында һәм тотализаторда уздырыла торган комарлы уеннарны оештыручылар салым агентлары дип таныла. Бу физик затлар керемнәренә салымны тотып калу бурычы нәкъ менә аларга йөкләнгән дигәнне аңлата.

   Әгәр дә отыш күрсәтелгән суммадан артмаган икән, гражданнар мөстәкыйль рәвештә салым түлиләр. Нигезләмәләр Россия Федерациясе Салым кодексының 228 статьясындагы 5 пунктында закон чыгаручы тарафыннан язылган.

   Россия Федерациясе Салым кодексының 217 статьясының 28 пункты нигезендә, дүрт мең сумнан да артмаган  отыш алучылар салым түләми. Ягъни, әгәр призлар бәясе бер ел эчендә бу суммадан артмаса, физик затлар керемнәренә салым түләргә һәм 3-НДФЛ формасы буенча гариза тапшырырга кирәкми.

   Шулай итеп, төрле отышлар рәвешендә керемнәр алган салым түләүчеләр 4000 сумнан артык һәм 15000 сумнан азрак керемне физик затлар керемнәренә салым буенча салым гаризасында мөстәкыйль рәвештә чагылдырырга һәм 3-НДФЛ формасы буенча гаризаны 2022 елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча тапшырырга тиеш. Быел, ял көннәрен һәм бәйрәм көннәрен исәпкә алып, соңгы чор 2022 елның 4 маена күчерелә. Физик затлар керемнәренә салымны 2022 елның 15 июленнән дә соңга калмыйча түләргә кирәк.

   Физик затлар керемнәренә салым күләме түбәндәге формула буенча билгеләнә:

   Физик затлар керемнәренә салым = (отыш суммасы яки приз бәясе) – 4000) * Физик затлар керемнәренә салым ставкасы.

   Лотерея отышына яки призга физик затлар керемнәре буенча салым   ставкасы физик затныж статусына, шулай ук алынган керем суммасына бәйле (РФ СК 224 ст. 1, 3 п.):

- әгәр РФ салым резиденты, ягъни Россиядә чынлыкта 183 көннән дә ким булмаган вакытта булган  физик зат  җиңсә яки призны алса:

   13% – әгәр РФ СК 210 статьясының 2.1 пунктында күрсәтелгән салым базалары суммасы салым чорында 5 млн сумнан артмаса;

650 мең сум һәм 5 млн сумнан артык сумманың 15%ы,

- 30%, әгәр отыш призын РФ резеденты булмаган зат алса. 

   Мәсәлән, гражданин – РФ резиденты, 2021 елда 7000 сум һәм 1500 сум акча отты, ди. Бюджетка түләргә тиешле физик затлар керемнәренә салым суммасы бу очракта 585 сум тәшкил итәчәк: (7000 + 1500 – 4000) * 13 %.

   Эре брендлар һәм сәүдә челтәрләре еш кына кыйммәтле призлар: автомобиль, электроника яки турист юлламалары уйната.

   Мондый чараларда катнашучыларга кызыксындыру лотереяларында һәм реклама акцияләрендә призның 35% ставкасы буенча салым салынуын аңларга кирәк. Реклама акциясе вакытында физик затлар кеременә салым исәпләү кагыйдәләре: (отыш – 4000 сум) * 35 % =салым.

   Реклама акциясен оештыручы җиңүчегә отышны түләгәндә физик затлар керемнәренә исәпләнгән салымны тотып калырга тиеш. Ягъни, катнашучы отышны салым суммасыннан башка гына кулга алачак. Әгәр реклама акциясендә катнашудан аның катнашучысына акчалата түгел, ә натураль формада приз бирелсә,  мондый очракта реклама акциясен оештыручы акциядә катнашучыга һәм салым органнарына тотылмаган салым суммасы турында хәбәр итә. Җиңүче салым органыннан керем алу елыннан соң килүче елның 1 декабренә кадәр алынган  хәбәр буенча салым түләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International