Балалар бакчасына түләү артуны ата-аналар күпме генә тәнкыйтьләсә дә, карар инде кабул ителгән. Түрәләр бәхәс куертмыйча, дәүләт ярдәме чараларыннан активрак файдаланырга өнди. Әлегә ата-аналар тиешле субсидияләрне дә алырга ашыкмый икән.
Быел республиканың 750гә якын кече һәм урта эшмәкәренә дәүләт тарафыннан финанс ярдәме күрсәтеләчәк. Аларның барысы да Татарстанда гамәлдә булган грант программалары җиңүчеләре дип табылган.
Кешеләр үзләре яшәгән авыл-шәһәр тормышында актив катнашырга тиеш. Бу очракта гына яшәү сыйфатын яхшыртып, күп кенә проблемаларны хәл итәргә була. “Халык контроле” мәгълүмати системасы барлыкка килү белән меңләгән кеше үзен борчыган мәсьәләләрне уңай чишүгә иреште инде.
Таң атып кына килүгә дә карамастан, хәрби комиссариат янында халыкмәш килә иде инде. Беренче булып солдатка китүче сигез егетне шулайзурлап, хөрмәтләп озатырга җыенганнар иде дә, нәтиҗәдә 7 егетне генәозаттылар. Савыкканчы дип, бер егетне калдырып торырга булдылар.
Исегезгә төшерәбез, 1 октябрьдән 18 яше тулган егетләрне Россия армиясенә хәрби хезмәткә алу башланды. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Шушы чорда районның 40 егете солдат киеме киячәк.
Балалар бакчасына сабыйларын урнаштыра алмый интеккән ата-аналар бераз җиңел сулап куяр, мөгаен. Чөнки бу юнәлештә махсус программа кабул ителде һәм ул 2016 елга кадәр тормышка ашырылып, республикада җитәрлек күләмдә мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрне төзүне һәм төзекләндерүне күздә тота.