Хөкүмәт субсидияләрне көчләп бирә

2013 елның 13 ноябре, чәршәмбе

 Балалар бакчасына түләү артуны ата-аналар күпме генә тәнкыйтьләсә дә,  карар инде кабул ителгән. Түрәләр бәхәс куертмыйча, дәүләт ярдәме чараларыннан активрак файдаланырга өнди. Әлегә ата-аналар тиешле субсидияләрне дә алырга ашыкмый икән.

Республикабыз балалар бакчаларында 196 меңгә якын нарасый тәрбияләнә.  Белүебезчә, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә баласын йөрткән һәр гаиләгә федераль компенсацияләр тиешле. Шулай, беренче балага 20 процент, икенчесенә 50 процент, өченчесенә 70 процент кире кайтарыла. Әмма бу компенсацияне нибары 72 мең балага гына алалар икән.
Киләсе елның 1 гыйнварыннан бирелә башлаячак яңа субсидияләргә дәгъва итүчеләр әлегә шулай ук аз. Документларны кабул итү берничә атна элек башланып китте. Аларны бернинди чиратсыз һәм кыенлыкларсыз бала йөргән тәрбия йортында тапшырып була. Әмма ни сәбәпледер, ата-аналар сүлпәнлек күрсәтә.
Хәзерге вакытта 14 мең өстәмә компенсация билгеләнгән. Социаль яклау бүлеге белгечләре балалар бакчаларында график буенча эшли. Әмма билгеләнгән көнгә документлар тапшыручылар исәбе нибары 38 процент тәшкил итә, дип сөйләде Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин. Аның сүзләренчә, яңа компенсация билгеләнүчеләрнең 70 проценты 10 меңнән кимрәк керемгә ия.
Шулай ук 2014 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда балалар бакчасы өчен икегә бүлеп түләргә мөмкин булачак. Республика мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин болай дип аңлатты: “Ата-аналарның күпсанлы мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә бу мәсьәлә буенча фикер алыштык. Керемнәре 10 мең сумнан кимрәк булган гражданнарга балалар бакчасы өчен икегә бүлеп (ягъни икенче өлешен компенсация алгач) түләргә рөхсәт ителәчәк”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International