Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар

2025 елның 17 декабре, чәршәмбе

Эш сәфәре кысаларында хәрби хезмәт узучы райондаш егетләр белән очрашу узган.

Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров һәм Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов Мәскәү өлкәсендә урнашкан район шефлык итүче хәрби частьтә булдылар.

Эш сәфәре кысаларында хәрби хезмәт узучы райондаш егетләр белән очрашу узган.

Бүгенге көндә частьтә Чүпрәле районыннан 19 егет хезмәт итә. Марат Гфаров һәм Айрат Җәлалов хәрби часть җитәкчелеге,  егетләр белән аралашканнар, аларның көнкүреш шартлары һәм хезмәт үзенчәлекләре белән танышканнар, якынлашып килүче Яңа ел белән котлап,күркәм традиция буенча бәйрәм бүләкләре тапшырганнар. Бу хакта үзенең социаль челтәрләрендә Марат Гафаров хәбәр итә.

Шулай ук часть командованиесе белән эшлекле очрашу булды. Бүлекчә җитәкчелеге делегацияне хәрбиләрне урнаштыру инфраструктурасы һәм шартлары белән таныштырды, казармаларны һәм уку объектларын күрсәтте. Командование вәкилләре Чүпрәле районыннан чакырылган солдатларның әзерлек дәрәҗәсен һәм хезмәт сыйфатын югары бәяләделәр, аларга даими рәвештә уңай характеристика бирделәр.

"Безнең егетләр туган районнарына сәлам әйтәләр! Часть командованиесе аларның тырышлыгын һәм җаваплылыгын югары бәяли. Без сезнең белән горурланабыз. Россиягә хезмәт итү - зур хөрмәт һәм җаваплылык", - дип билгеләп үтте социаль челтәрләрдәге мөрәҗәгатендә район Башлыгы Марат Гафаров.

Делегация Ногинск шәһәренең хәрби частенда хезмәт итү һәм яшәү шартлары белән танышуны дәвам итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International