Грант отучы эшмәкәрләр саны арта

2013 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Быел республиканың 750гә якын кече һәм урта эшмәкәренә дәүләт тарафыннан финанс ярдәме күрсәтеләчәк. Аларның барысы да  Татарстанда гамәлдә булган грант программалары җиңүчеләре дип табылган.


Билгеле булганча, 2013 елда республиканың кече һәм урта бизнес субъектларына ярдәм итүгә барлыгы 2,5 миллиард сум күләмендә акча бүлеп бирелгән иде (1,2 миллиард сумы - федераль бюджеттан). Әлеге сумманың 33 проценты эшмәкәрләргә финанс ярдәм күрсәтүгә тотылачак, дигән карар кабул ителде.

Эшмәкәрләргә 740 миллион сум җитәрме?

Быел бәйгенең бу өлешендә барлыгы 800гә якын эшкуар катнашкан. Шуларның 742се - грант программасы җиңүчеләре дип табылган.

- Әлеге җиңүчеләрне тиешле субсидияләр белән тәэмин итү өчен 740 миллион сумга якын акча тотылачак. Шулай да, финанс ярдәменә бәйге тулысынча тәмамланды дип әйтеп булмый. «Лизинг-Грант» һәм инновацияләр белән бәйле программаларны тормышка ашырып бетерәсе бар. Шуңа күрә, грант күләме беркадәр үзәгәрәчәк, - дип сөйләде Татарстанның икътисад министры урынбасары Рөстәм Сибгатуллин журналистлар белән очрашуда.

Җитәкче сүзләренә караганда, быел финанс ярдәме күрсәтеләчәк эшмәкәрләр саны узган ел белән чагыштырганда күбрәк - узган ел әлеге конкурста 540 эшкуар җиңү яулаган булган.

Республикада эшмәкәрлекне үстерү үзәге җитәкчесе Артем Наумов сүзләренә караганда, грант программаларында катнашучылар саны елдан-ел арту бары тик Татарстанга гына хас күренеш. Россиянең башка бер генә төбәгендә дә әлеге проект безнең республикадагы кебек уңыш казанмаган. Мәсәлән, быел эшмәкәрләр өчен бүлеп бирелгән акчаның кулланылмаган өлеше калмаган диярлек. Әле алай гына да түгел, акча җитми дә икән.

Татарстан эшмәкәрләренә игътибар зур

Әйтергә кирәк, бу вәзгыять күпмедер дәрәҗәдә бәйгене оештыручылар тарафыннан эшмәкәрләргә күрсәтелә торган ярдәм белән дә бәйле. Кагыйдә буларак, башка елларда күп кенә эшкуарлар гариза тутырганда хата җибәреп, аларның проектлары каралмый калган очраклар да булгалаган. Быел исә Эшмәкәрлекне үстерү үзәге әлеге җитешсезлекне юкка чыгару өчен барысын да эшләгән. Нәтиҗәдә, эксперт комиссиясе тарафыннан каралмый калган проектлар, гомумән дә, булмаган.

Рөстәм Сибгатуллин белдергәнчә, әлеге грант программаларын тормышка ашыру киләсе елларга тагын да камилләштереләчәк. Мәсәлән, 2014 елда гаризалар кабул итү ел башында ук башланып китәчәк. Бу, беренче чиратта, авыл хуҗалыгы эшмәкәрләре мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләнә. Бәйгедә быелгы конкурста катнашмаган яисә ниндидер сәбәпләр аркасында җиңү яулый алмый калган проектлар да тагын бер кат үз бәхетен сынап карый ала.

Кече һәм урта эшмәкәрләргә грант акчаларының калган өлеше ике технопарк - «Химград» һәм «Мастер»га финанс ярдәм күрсәтүгә һәм Татарстанда барлыкка килүче яңа юнәлешләрнең берсе - өч инженер үзәгенә тотылачак.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International