Кешеләр үзләре яшәгән авыл-шәһәр тормышында актив катнашырга тиеш. Бу очракта гына яшәү сыйфатын яхшыртып, күп кенә проблемаларны хәл итәргә була. “Халык контроле” мәгълүмати системасы барлыкка килү белән меңләгән кеше үзен борчыган мәсьәләләрне уңай чишүгә иреште инде.