8 ноябрь көнне “Акчарлак” йөзү бассейнында балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә укучы 13-14 яшьлек балалар арасында йөзү буенча ярышлар булып үтте.
Чираттагы семинар-киңәшмә “Ак барс-Чүпрәле филиалының Мунчәли, Матак, Шланга филиалларында булачак. Һәм бүген булып узган мондый чарада сөт җитештерү буенча күрсәткечләргә “тел-теш” тидермәслек булганчы семинарлар кабатланачак, дип белдерде җитәкчелек.
Ветераннар һәм пенсионерлар арасында үткәрелеп килүче үзешчән сәнгать башкаручыларының “Балкыш” республика фестивале популярлаша бара. Быел анда республиканың 55 районыннан 5 меңнән артык һәвәскәр катнашты. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филормониясе бинасында үткән гала-концертта 25 районнан 28 иҗат номеры тәкъдим ителгән иде.
Һәр ел саен октябрь аенда без өлкәннәребезне хөрмәтлибез, алар хөрмәтенә төрле чаралар үткәрәбез. Агымдагы елда әлеге чараның ничек үтүен, ниләр эшләнүе турында без район халкын социаль яклау идарәсе начальнигы Антонина Хәлиловадан белештек.
Алексей Гордеев белән элек тә күрешкән бар иде. Бер дә үзгәрмәгән, тик менә аяк буыннары гына тыңламый башлаган. Шунлыктан өйдән чыгып урамда да йөрми икән.-Миңа гаҗәпләнмәгез, ноябрь урталарында 88 тутырам бит,- ди Алексей бабай.
Бу көнне авылдашлар белән зал шыгрым тулы иде. Һәр хуҗалык үзе үстергән яшелчәсен күргәзмәгә куйды. Күргәзмә байлыкларының иң таң калдырганы булып – кабаклар торды.
Үткән җомгада республикадагы чуваш милли-мәдәни автономиясенең хисап-сайлау конференциясе булып үтте.
Конференция эшендә Татарстан һәм Чувашия Республикалары мәдәният министрлыгыннан, республика Дәүләт Советыннан вәкилләр, җәмәгать эшлеклеләре, язучылар катнашты. Чүпрәле районыннан барган делегацияне район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов җитәкләде.