Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Иң мөһиме–тыныч һәм имин яшик!
2013 елның 8 ноябре, җомга
Эчке эшләр органнары хезмәткәре көне Россиядә һәрвакыт бөтен халык бәйрәме булып исәпләнде. Бу үзләренең гомерләрен аямыйча авыр хезмәт алып баручыларның бәйрәме. Полиция хезмәткәрләре чишкән мәсьәләләр беркайчан да гадәти булмады. Аларның эшчәнлегенә гражданнар хәвефсезлеге генә түгел, ә бөтен дәүләт төзелешенең ныклыгы, икътисад тотрыклылыгы һәм дәүләтнең хокукый нигезләренең какшамаслыгы да бәйле.
Полиция хезмәткәрләре җинаятьчелек, законсызлык белән көрәштә, хокук тәртибен, гражданнарның иминлеген һәм мәнфәгатьләрен саклауда һәрвакыт алгы сызыкта торалар. Быел хокук саклау органнары оешуга 95 ел тула. Эчке эшләр органнарының хезмәте һәрчак җәмәгатьчелек игътибарының үзәгендә булды. Шуңа да бурычыбызны үтәгәндә без гади гражданнарның мәнфәгатен күздә тотарга тиешбез.
Эчке эшләр министрлыгының тарихы батырлык һәм героизм үрнәкләренә бай. Бөек Ватан сугышы елларында аның хезмәткәрләре фронтларда дошманга каршы батырларча сугышты, тылда законлылык сагында торды. Тыныч көннәрдә дә алар җинаятьчелек белән көрәштә үзләрен аямый. Россиянең бөтенлеген саклау, Төньяк Кавказ төбәгендә иминлекне тәэмин итү, конституцион тәртип урнаштыруда да күп көч салынды. Безнең бүлекнең 28 хезмәткәре бу төбәктә терроризмга каршы операцияләр үткәрүдә катнашты. 3-се мондый катлаулы заданиене берничә тапкыр үтәде.
Аеруча җылы сүзләрне ветераннарыбызга әйтәсе килә. Без алар белән урынлы горурланабыз. Яшь буын хезмәткәрләрне тәрбияләүгә, һөнәри осталыкларын арттыруга керткән бәяләп бетергесез хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез. Отставкадагы милиция майоры Фарис Шакиров җитәкчелегендә 26 ветераныбыз яшьләр белән тәҗрибә уртаклашып, кирәк чагында ярдәмләшеп, киңәшләрен биреп торалар.
Агымдагы елның тугыз аенда безнең бүлек буенча барлыгы 1209 гариза һәм мөрәҗәгать теркәлгән. Үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда, теркәлгән җинаятьләрнең 24,2 процентка артуы күзәтелә. Безнең эшчәнлектә төп күрсәткечләрнең берсе булган җинаятьләрне ачу 85,6 процент тәшкил итте. Бу күрсәткеч–криминаль полиция линиясе буенча– 87,3, җәмәгать тәртибен саклау буенча–81,3, авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрне ачу буенча 95,7 процент.
Һәркемгә мәгълүм булганча, гражданнар ярдәм сорап, иң элек оператив дежурныйларга мөрәҗәгать итә. Аларның үз вакытында дөрес карар кабул итүе белән кешеләр язмышы, кайвакытта гомерләренең сакланышы хәл ителә.
Җәмәгатьчелек тәртибен саклауның алгы сызыгында булган патруль-сак хезмәткәрләренең эшендәге уңай нәтиҗәләрне билгелисем килә.
Полиция начальнигы Фәнис Миңнебаев җитәкчелегендәге хезмәткәрләр террористик актлар һәм җинаятьчел хокук бозулар булмасын өчен барлык тырышлыкларын куеп эшли. Җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең иң тәҗрибәле хезмәткәре–полиция начальнигының оператив эшләр буенча урынбасары, полиция өлкән лейтенанты Раиль Мөхәммәтҗанов җитәкләгән төркем, урлашулар, талаулар, кеше гомеренә кул сузу һәм икътисадый җинаятьләрне ачуда осталык күрсәтүе белән яшь буынга үрнәк булып тора.
Полициянең иң зур һәм иң җаваплы участокларының берсе–җәмәгать тәртибен саклау. Бу структурага беренче чиратта полициянең төбәк вәкилләре керә. Әлеге җаваплы хезмәт белән полиция капитаны Валерий Романов җитәкчелек итә. Урыннарда халык белән аңлашып эшләү, эчке эшләр бүлегендә исәптә торучыларга күзәтчелек итү–болар барысы да җинаятьләрне кисәтүдә ныклы нигез. Полиция майоры Лилия Хәлиуллова җитәкләгән балигъ булмаганнар эше буенча бүлек тә җинаятьләрне кисәтү өлкәсендә зур эш алып бара.
Елдан-ел район юлларында автотранспорт арта. Полиция капитаны Анатолий Михайлов җитәкчелегендәге ЮХИДИ хезмәткәрләрен, табигать шартларының нинди булуына карамастан, юлларда, үз хезмәтләре сагында очратып була. Үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда авыр нәтиҗәләр китергән юл-транспорт һәлакатләре 8 очрактан 1 очракка кадәр кимеде. Шулай ук эчке эшләр бүлеге эшчәнлегендә бик мөһим булган подразделениеләрдә хезмәт итүчеләр: бүлек штабы начальнигы Илсур Фәхретдинов, личный состав белән эшләү буенча Рамил Җәббаров, сак-конвой хезмәте җитәкчесе Алексей Долгов, финанс хезмәткәре Наилә Җиһаншинаның өлеше зур.
Һөнәри бәйрәмебез белән бүлекнең личный составын, ветераннарны ихлас котлыйм, дәүләтебез һәм халык өчен кирәкле булган җаваплы һәм авыр хезмәтләрендә уңышлар, гаилә иминлеге, сәламәтлек телим.
Илсур Басыйров, эчке эшләр бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
17
декабрь, 2025 ел
2025 елның 18 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 17 декабрендә 18 сәгатьтән 18 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз