Иң зур кабаклар Иске Кәкерледә үсә

2013 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Көз–ул муллык, уңыш дигән төшенчәләр белән янәшә йөри. Әлегемуллыкны тәкъдир итү буларак традициягә кереп калган кичә быел даавыл мәдәният йортында гөрләп узды.

 Бу көнне авылдашлар белән зал шыгрым тулы иде. Һәр хуҗалык үзе үстергән яшелчәсен күргәзмәгә куйды. Күргәзмә байлыкларының иң таң калдырганы булып – кабаклар торды.  Нәтиҗәләр буенча, иң зур кабак хуҗасы булып Рәсим Фаткуллин дип табылды. Алар бакчасында кабаклар  41кг. авырлыкта булып үскәннәр.  Аббазовлар, Мөхәммәтшиннар да уңганлыклары ягыннан калышмаганнар. Аларда да  40 кг. га якын авырлыктагы кабаклар үскән. Авыл җирлеге тарафыннан  иң уңганнар истәлекле бүләкләргә лаек булдылар. Бәйрәм кичәсе исә  кызыклы ярышлар, конкурслар, лотерея уеннары белән үрелеп барды.


Фәнзия Алиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International