Республикада, шул исәптән, безнең районда да гриппка каршы вакцинацияләү башланган иде. ТР буенча “Роспотребнадзор” идарәсе мәгълүматлары нигезендә, мондый прививкалар һәр ел саен республикада халыкның 20-25 процентына ясала. Хәзер гриппка каршы прививка прививкаларның бердәм календарена кертелгән. Район күләмендә бу эшнең барышы эпидемиягә каршы көрәш комиссиясе утырышында анализланды.
Бер таныш апа бар иде. Ике ул үстергән иде ул. Әллә үз тормышыннан, әллә кешенекеннән чыгыпмы, гел кабатлар иде: “Бер малаең булганчы, җиде кызың булсачы...“
Татар Саплыгы авылында 99 яшьлек Зәкия Алиулла кызы Гафиуллина янында булганда шушы сүзләр кылт итеп исемә төште. Сәбәбе дә бар, билгеле. Бер гасырны кичеп баручы әниләре янында ике кызы – Лузия белән Фулия “биеп“ торалар, әниләренең авызыннан сүзе чыкканчы, күзләреннән ни кирәген аңлап, сораганын “ә“ дигәнче китереп җиткерәләр. Вәт, балалар һәм Зәкия апа, ичмасам! Зәкия апа да кимен куймый, үзе теләгәнчә булмаса, кызларны хәзер ачуланып ташлый. “Рәсемгә мине бик матур төшер!“ дип мине дә эләктереп алды әле ул...