Иске Кәкерледә “Призывник көне” үтте

2013 елның 5 ноябре, сишәмбе
Армия сафларында хезмәт итәргә яше җиткән егетләрне Россия Кораллы көчләренә чакыру чоры җитте.  Хәзер район хәрби комисариатыннан тыш моңа әзерлек эшләре авылларда да бара. Шушы көннәрдә Иске Кәкерле авылы мәдәният йортында “Призывник көне” кысаларында зур чара үткәрелде. Анда Алешкин-Саплык, Иске Кәкерле, Хорновар-Шигали, Иске Шәйморза, Уби, Иске Ишле, Кече һәм Зур Чынлы урта мәктәпләре командалары хәрби-спорт төрләре буенча көч сынашты. Барлык биремнәрне дә төгәл үтәп иң күп бал җыйган Иске Кәкрле командасы беренче урынны яулады һәм ул 14 ноябрь көнне район мәдәният йортында үтәчәк финал ярышларында чыгыш ясаячак.
Рәшит Фәтхуллов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International