–Юл булса авыл яши!-диләр. Районда хәзер асфальт җәелгән олы юлларга тоташмаган авыллар калмады, диярлек. Ә менә Яңа Кәкерле авылы халкына әлегә кадәр “Цивильск-Ульяновск” трассасына чыгу өчен шактый иза чигәргә туры килә иде.
2 ноябрьдә 14.00 сәгатьтән алып, 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфиков район прокуратурасында (Иске Чүпрәле авылы, Нәфиев урамы, 20 йорт) гражданнарны кабул итәчәк.
1 ноябрьдән 25 декабрьгә кадәр район музеенда мәдәни мирасны саклау максаты белән “Чын күңелдән музейга” дип исемләнгән акция үткәрелә.
Татарстан халкы 4 һәм 6 ноябрь көннәрендә ял итәчәк.
7-8-9 ноябрь көннәрендә район үзәк китапханәсе базасында фотокүргәзмә эшләячәк. Фотокүргәзмә Татарстан Республикасындагы Экологик мәдәният һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елына багышлана.
Армия хезмәте бер ел гына булуга да карамастан, аны тагын да җиңеләйтү максатыннан төрле чаралар уйлап табыла. Шуларның берсе- муниципаль районнар белән хәрби частьльр арасында шефлык итү турында килешүләр төзелү.
Почта бүлекчәләрендә “урак” өсте. Сезоны бит, матбугатка язылу бара. Әлеге чараның ничек үтәсе урыннардагы почтальонкалар хезмәтенә нык бәйле.