Июнь аенда Татарстанда республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән “Үз мәктәбеңә булыш!” дигән акция старт алган иде. Акциянең оештыручылары – республика мәгариф һәм фән, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыклары, “Татмедиа” Республика агентлыгы. Әлеге акция җитәкчеләрне, эшмәкәрләрне һәм теләге булган һәркемне үзләре яки бүген балалары белем алган мәктәпләргә матди ярдәм күрсәтүгә тартуга юнәлдерелгән иде. Акция барышында оешма, предприятие җитәкчеләре, бизнесменнар, эшмәкәрләр үсеп килүче буынны тәрбияләү өчен заманча шартлар тудыруга лаеклы өлеш кертеп, үзләре турында меценант һәм иганәче буларак, якты хатирәләр калдыра алдылар. Кече Чынлылар да бу акциядән читтә калмады, киресенчә зур активлык күрсәттеләр. Шулай булмый ни, элек-электән заманында тугыз манарадан азан иңгән Чынлыда мәрхәмәтле, изге гамәлләр кылырга әзер торган кешеләр яшәгән. Акция кысаларында, мәктәп 387 мең сумлык мәктәп җиһазлары белән тулыландырылды, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, эшмәкәрләрдән торган катнашучылар саны 17гә җитте.
Бүгенге көннәргә килгәндә исә, күп еллар элек безнең мәктәп балаларын “Алтын йөрәкле” хуҗалыгыбыз җитәкчесе Б.А.Гафуров шефлыкка алган иде. Ул мәктәп тормышында актив катнашып, һәрчак, һәр эштә ярдәм кулын сузарга әзер торган ныклы терәгебез. Шулай ук туган мәктәпләрен онытмаган, ярдәмләшеп торган авылдашларыбыз да байтак, әлеге чарага да алар беренчеләрдән булып кушылдылар. Тәтеш районы “Колос” ҖЧҖ генераль директорыСафиуллов Рәмис Хатыйп улы башлангыч сыйныфлар өчен 100000 сумлык җиһаз - өстәл, урындыклар, шкафлар, төсле һәм күп функцияле принтерлар, күп төрле туплар бүләк итә. Уку кабинетларларын җиһазлауга “Цильна” ҖЧҖ директоры Гафуров Барис Аппау улы – 40000 сум акча күчерә, “Нижнекамскшина” ОАО җитештерү буенча генераль директоры урынбасары, «Индустриальная элита России – 100 лучших производственных менеджеров, 2012 г.» рейтингына кергән РФ һәм ТРның атказанган химигы Хафизов Ирек Әмирҗан улы 120 мең сумлык кабинетлар өчен җиһазлар кайтара. КФУ ның филология һәм сәнгать институты директоры Замалетдинов Рәдиф Рифкатъ улы 25 мең сум күләмендә методика кабинетына җиһазлар, инглиз теле кабинеты өчен магнитофон һәм копияләүче (копировальная) техника белән ярдәм итә. Аерым әйтеп китәргә кирәк, укучылар өчен бердәм мәктәп формасы өчен костюмнар теккән вакытта “Бостон” фирмасы җитәкчесе Маликов Әсхатъ Миннали улы туган авылына заказ һәм үлчәүләр алу өчен хезмәткәрләрен китерде һәм зур скидкалар ясап авылдашларына ярдәм күрсәткән иде. Әлеге чарадан да ул читтә калмады, география кабинеты өчен 20 мең сумлык җиһаз: парта, урындыклар бирде.
Шушы акция кысаларында киң күңелле авылдашлар саны артканнан арта барды. Кече Чынлы егетләре “Первомайский” ҖЧҖ генераль директоры Хамдеев Ринат Фатих улы принтер өчен 5 мең, ”Путь Ильича” ҖЧҖ генераль директоры Хусаинов Шәүкәт Ибраһим улы сыйныфка җиһазлар өчен -10 мең сум, ә авыл җирлеге башлыгы Хәкимов Ансар Сафа улы электр ит тарткыч һәм 20 мең сумлык телевизор бүләк итә. Эшмәкәрләр милли көрәш буенча тренер Низамов Радик Исмәгыйль улы – утяктырткыч эвакуация планнары өчен 10 мең, шәхси эшмәкәрМухтяров Айрат Гомәр улы буяу материаллары өчен - 5 мең, мәктәп ашханәсе өчен савыт-сабаларга “Буинскэлеватор” генераль директоры урынбасары Аббазов Айрат Абдрахман улы – 5 мең, Раимов Айрат Мансур улы- 2 мең сум акча күчерәләр. Әлеге исемлекне дәвам итеп, “Цильна” ҖЧҖ директор урынбасары Хайруллов Фәргатъ Мидхат улы - 5 мең һәм шушы оешманың баш бухгалтеры Заббарова Сиринә Җәүдәт кызы -5 мең, баш экономистыБухаров Тәльгат Солтан улы -5 мең, баш агрономы Раимов Рәис Әмирҗан улы- 5 мең, эшмәкәр Залалдинов Фәнис Әмирҗан улы - 5 мең җиһазлар өчен мәктәп фондына акча күчерүләрен әйтәсе килә. Әйе, кем үзенең үткәнен белә һәм аны хөрмәт итә – ул кешенең киләчәге бар!
Саф моңнары, ак бәхете, ал кояшы булган, сөенеп, якты нур булып, тагында балкып, кайгыларга бирешмичә яшәгән халкымның хезмәт җимешләре мул, киләчәге матур, бәхетле булыр, иншалла. Алар һәрчак авылдашларына ярдәм кулы сузачак, киләчәк буынга карата битараф калмаячак. Ә изгелек беркайчанда юлда калмас. Изге гамәлләр кылу күңелләрендә игелек яшәгәннәргә генә хас. Аллага шөкер, янәшәбездә, тормыш авырлыгына сылтамаган, күңелләре белән бай, “алтын” йөрәкле кешеләр байтак әле.
Изгелек дөньяны коткарыр, дигән гыйбарә йөри халык телендә. Менә шундый мәрхәмәтле, ярдәмчел кешеләр булганда гына безнең тормышыбыз, яшәешебез матурлана, киләчәккә өмет уяна...