Бар җиһан төрле төсле матурлыкка чумган, кояш та әле үзенең җылы нурларын кызганмыйча сипкән, бакчаларыбыздан мул итеп уңыш җыеп алынган һәм табигать ниндидер бер сихри тынлыкка чумган вакытта Шланга урта мәктәбенең педагог-оештыручысы 9-11 нче сыйныф укучылары көче белән әзерләнгән “ Көзге уңыш “ бәйрәме үткәрде.
Үткән атнада күрше Чувашия Республикасында “Урмай-Зәлидә” төрек дөньясы мәдәниятенең халыкара фестивале булып үтте. Әлеге фестивальдә Иске Кәкерле авылыннан яшь үзешчән җырчыбыз Ранис Алиев катнашып, I дәрәҗәдәге Диплом һәм бүләкләр алып кайтты.
Яман шеш авыруларыннан интегүче һәм республиканың махсус ярдәм күрсәтүче дәүләт сәламәтлек саклау учреждениеләрендә дәваланучылар, бөерләрнең хроник авыруыннан җәфа чигүчеләр һәм амбулатор гемодиализ алымы белән дәва алучылар өчен дәвалау учреждениеләренә бару һәм кайту юлы чыгымнарын компенсацияләү закон нигезендә каралган.
Шушы исем астында балалар иҗатының республика конкурсы үтә. Ул ике этапта билгеләнгән. Беренчесе-15 декабрьгә кадәр муниципаль этап. Икенчесе- 15 декабрьдән 2014 елның 15 февраленә кадәр иң әйбәт дип сайланып алынган иҗади эшләр арасында республика этабы.
90 яшьлек юбилее белән котларга килгән бер төркем кунакларны Сәүдә әби куанып, күз яшьләре белән каршы алды.
Шланга авылында гомер кичерүче Сәүдә Миннебаева үзенең бар тормышын хезмәткә багышлый. Аның яшьлеге дә авыр сугыш елларына туры килә. Ир-атлар фронтка китеп беткәч, бар колхоз эшләре дә хатын-кызлар, әле буыннары да ныгып җитмәгән яшүсмерләр җилкәсендә кала. Сугыш чорында окоп казулар дисеңме, колхозда көнне-төнгә ялгап эшләүләр дисеңме, барысын да кичерергә туры килә аңа, яшьтәшләре, авыл халкы кебек Бөек Җиңүне янынайту өчен хәленнән килгәннең барысын да эшләргә тырыша ул. Кая кушсалар, шунда бара, бер генә эштән дә кыенсынып тормый. Яшьли ятим калган энесенең балаларын, әнисен дә тәрбияли Сәүдә әби.
Атна башыннан көннәрнең аяз торуы җәмгыятьләргә һәм хуҗалыкларга, “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасы филиалларына шикәр чөгендерен казытып, җир өстенә, кагатларга салуда тулы куәткә эшләргә мөмкинлек бирде.
Район мәдәният йортында Ринат Кәлимуллин җитәкчелегендәге халык театры һәм “Бөтерчек” балалар драма түгәрәге эшли. Әйтергә кирәк, алар үзләренең уңышлары белән районда гына түгел, ә республика күләмендә дә дан казанып киләләр.
Зур Чынлы урта мәктәбенең ашханә бүлмәсендә авыл халкы зур корбан ашына җыелды. Аны авылдашлар өчен Оренбургтан кайткан Рамиль Каюмов оештырды.
Мәҗлесне Абделбари хәзрәт ачып җибәрде. Ул Корбан чалу–Аллаһы Тәгаләгә шөкер итү, ахирәт хәстәрлеге икәнлеген аңлатып, вәгазьләр сөйләде. Рамиль Каюмовның дини юнәлештә авылдашларга моңарчы да бик күп ярдәмнәре тигәнлеге хакында әйтеп үтте.Яңа Кәкерле авылында гомер кичерүче Минисәрия әби 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Минисәрия Вилданова Яңа Кәкерле авылында ишле гаиләдә дөньяга килә. Яшьтән үк кул арасына кереп үскән кыз бәхет эзләп чит җирләргә китәргә ашыкмый. Тормышлар рәтләнеп, җайланып, тынычлап кына яши башлаган еллар була бу чор, киләчәккә планнар кора яшь кыз. Әмма Бөек Ватан сугышы башлану киләчәккә корылган бөтен планнарны чәлпәрәмә китерә. Яңа Кәкерле авылы да бушап кала. Ир-егетләр фронтка китә, авылда өлгергән уңышны җыеп алу, терлекләрне карау һәм башка эшләр тулысынча Минисәрия кебек хатын-кызлар җилкәсенә төшә.