Зур Чынлы урта мәктәбенең ашханә бүлмәсендә авыл халкы зур корбан ашына җыелды. Аны авылдашлар өчен Оренбургтан кайткан Рамиль Каюмов оештырды.
Мәҗлесне Абделбари хәзрәт ачып җибәрде. Ул Корбан чалу–Аллаһы Тәгаләгә шөкер итү, ахирәт хәстәрлеге икәнлеген аңлатып, вәгазьләр сөйләде. Рамиль Каюмовның дини юнәлештә авылдашларга моңарчы да бик күп ярдәмнәре тигәнлеге (авыл мәчетеннең тәрәзләрен алмаштырып, идәннәренә паласлар җәйдерде, манарага тавыш көчәйткеч-репродуктор куйдырды) хакында әйтеп үтте. Рамиль Каюмов үзе дә сүз алды:
–Хөрмәтле авылдашларым, минем авылдан китеп яшәвемә 32 ел булды. Шулай да күңел һаман авылга тартыла. Биредә минем әби-бабаларым, әти-әнием вафат булган. Бүгенге корбан ашы да алар рухына багышлана, Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!..
Әлеге мәҗлесләр тагын да булыр дип, ул ашханәгә бик күп савыт-саба бүләк итте.
Мәктәп диреторы Наил Низамов авылдашыбызның мәктәп бинасын ремонтлауда керткән өлешен дә билгеләп үтте. Шулай ук агымдагы елда “Мәктәбеңә булыш” акциясе кысаларында эшмәкәрләр Әсхать Хаяров, Фәнис Мистяков, Тәүфик Сәлаховларның да ярдәмнәрен билгеләп, Рәхмәт Хатлары тапшырды.
Корбан мәҗлесе өлкән, урта һәм яшь буынны бергә берләштерде. Өлкәннәрнең күзләрендә яшьләр булса, урта буын уйланды, ә яшьләргә исә бу үрнәк алырлык тәҗрибә булды. Авыл халкы пешекчеләргә рәхмәт әйтеп, корбан ашының кабул булуына теләкләрен юллады.
Римма Фәхретдинова