Комсомол оешуга 95 ел тулу уңаеннан үткән тантаналы чарада Чүпрәледән вәкилләр катнашты

2013 елның 28 октябре, дүшәмбе
 Ил тарихына  иң уникаль һәм масштаблы яшьләр оешмасы булып кереп калган коммунистик яшьләр союзы  – комсомол оешуга  95 ел тулды. Әлеге уңайдан Казан шәһрендәге “Корстан” ял итү комплесында тантаналы чара үтте. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов җитәкчелегендәге элеккеге комсомол хәрәкәтенең актив әгъзаларын, комсомол комитеты лидерларын туплаган делегация катнашты. Татарстан Республикасы  Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика җитәкчелеге исеменнән комсомол ветераннарын юбилей  белән котлап, аларга ил, республика үсешенә керткән өлешләре, бүген дә  Татарстанның үсеше өчен хезмәт итүләре өчен рәхмәт белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International