1 ноябрьдән 25 декабрьгә кадәр район музеенда мәдәни мирасны саклау максаты белән “Чын күңелдән музейга” дип исемләнгән акция үткәрелә.
Акция кысаларында музейга XIX гасыр ахыры–ХХ гасыр башы район тарихына кагылышлы көнкүреш әйберләре, милли киемнәр, фоторәсемнәр, савыт-саба, кул эшләнмәләре, медальләр, значоклар, хәтта азык-төлек талоннары, иске акчалар тапшырырга мөмкин. Барлык экспонатлар “Музейга бүләккә” күргәзмәсендә урын алачак һәм төрле номинацияләр буенча бәяләнәчәк.