Республика прокуроры Чүпрәледә булды

2013 елның 5 ноябре, сишәмбе
Республика прокуроры илдус Нафиков Чүпрәле районына килде. Монда аны район башлыгы Александр Шадриков белән район прокуроры Алмаз Әхмәтшин каршыладылар. Прокурорның киләчәге һәм граҗданнарны кабул итәчәге турында “Туган як“ газетасы аша алдан хәбәр ителгән иде. Илдус Нафиковка кабул ителү өчен алдан килешенеп 6 кеше язылган иде. Әмма прокурорга гозерләре төшеп тагын да килүчеләр булды. Ул аларның барысын да кабул итте, үтенечләрен тыңлады. Соңында республика прокуроры Илдус Нафиков район прокуратурасы хезмәткәрләре белән киңәшмә уздырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International