Шашка-шахмат турнирында

2013 елның 15 ноябре, җомга

 Буа шәһәрендә узган икенче тур зона ярышларында шахмат буенча Шамилә Федорова һәм Юрий Васильев, шашкада Сильвия Рафикова һәм Эмиль Абязов районыбыз данын яклады. Гомуми нәтиҗәләр буенча спортчыларыбыз командасы шахмат буенча–өченче, шашка буенча дүртенче урынга лаек булдылар. Шәхси беренчелек буенча шахматчы Шамилә Федорова өченче урынны яулады.


Рәшит Фәтхуллов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International