Сыйфат атнасында "Кайнар линия" телефоннары эшлиячәк

2013 елның 12 ноябре, сишәмбе

 11-16 ноябрь  көннәрендә Бөтендөнья сыйфат атнасы үтә. Әлеге атна кысаларында районда 14 ноябрьдә иртәнге 8.00 сәгатьтән алып  17.00 сәгатькә кадәр “Кайнар линия” телефоннары: 2-30-81, 2-22-91 эшләячәк. Әлеге номерларга шалтыратып, сез үзегезнең сәүдә өлкәсендәге кулланучылар хокукы хакында белешмәләр ала һәм сорауларыгызны бирә аласыз. Шулай ук, 17 ноябрьдә район базар территориясендә “Колос”  һәм “Аккош”  җәмгыятьләренең  үз продукциясен тәкъдим  итү күргәзмә-сатуы  оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International