ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2013 ел
шимбә

Бүген  “Бердәм Россия” партиясе Чүпрәле җирле бүлегенең XVIII конференциясенең икенче этабы булды. Конференция эшендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһудин, партиянең республика бүлеге политсоветы әгъзасы Дмитрий Второв, Вадим Аржаков катнашты.


15
ноябрь, 2013 ел
җомга

 Сер түгел, кайберәүләр,  “авылда ни бар, балчыктан башка?“ диләр.  Әмма, әйтәсем килә, авылда да бүген бу карашны үзгәртеп,  янып-көеп, үз эшен булдырып, гөрләп яшәүче кешеләр барлыкка килде. Хәер, бу урында уңганның–кулында, ялкауның–телендә, дип әйтү дә җитәдер.

 Казандагы һәм республикадан читтәге дәвалау учреждениеләренә гамәлдәге медицина полислары буенча кабул итмиләр дип ишеттем. Бу дөресме икән? Иске полисны яңасына алмаштырыргамы һәм моны кайчан башкарырга кирәк?

 Балалар тиешле белем алсын өчен бөтен уңайлы шартлар да тудырылган булырга тиеш. Әмма күпчелек мәктәпләрдә укучыларга һәм укытучыларга, һава торышы нинди булуга да карамастан, табигый ихтыяҗларын урамда, салкын бәдрәфләрдә үтәргә туры килә иде әлегә кадәр.

 Россиядә, шул исәптән республика районнарында да 11 ноябрьдән 17 ноябрьгә кадәр юл фаҗигаләрендә корбан булучыларны искә алу атнасы уза.

 Халыкара мәктәп китапханәләре көне уңаеннан 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә якташыбыз, күп китаплар авторы Рафаил Сираҗи белән очрашу булып үтте.

 Ел башыннан алып районда 24 янгын һәм 45 юл-транспорт һәлакәте очрагы теркәлгән. 9 юл һәлакәте һәм 5 янгын очрагы октябрь аена туры килә.

 Күптән түгел хаҗ гамәле кылырга киткән якташларыбыз туган җирләребезгә әйләнеп кайттылар. Алар арасында район мөслимәләр рәисе Энҗия Шәрәфетдинова да бар иде.

Үзәкләштерелгән район китапханәсендә тарихи вакыйгаларга, төрледаталарга багышланган чаралар һәрдаим үтеп тора. Шуларныңчираттагысы Татарстан Конституциясе көненә багышланды.
 26-27 ноябрьдә район үзәк хастаханәсендә Донор көне үтәчәк. Кан алу мобиль автомашиналары иртәнге 9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр эшлиячәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International