1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары шагыйрь Рафаил Сираҗи белән очраштылар

2013 елның 15 ноябре, җомга

 Халыкара мәктәп китапханәләре көне уңаеннан 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә якташыбыз, күп китаплар авторы Рафаил Сираҗи белән очрашу булып үтте.

 Очрашу барышында укучылар тарафыннанРафаил Сираҗиның шигырьләре яттан сөйләнде, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады.

Укучылар шагыйрьнең китап җыентыкларын туплап күргәзмә әзерләделәр.  Алар арасында зур әһәмияткә ия булган район тарихы турында китабы да урын алган иде.

Рафаил Сираҗи үзе дә соңгы елларда басылып чыккан яңа әсәрләре белән таныштырды, шигырьләрен укыды, укучыларның сорауларна җавап бирде.


Алсу Якупова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International