2026 елның 9 апрелендә «Алтын» спорт комплексында «Аҗаган-2026» хәрби - спорт уены муниципаль этабының беренче көне старт алды.
"Аҗаган" хәрби-спорт уены ике көн рәттән – 9 һәм 10 апрельдә узачак. Анда 16 яшь армиячеләр командасы катнаша. Бу урта төркем командалары: Алешкин-Саплык мәктәбе командасы -«Авангард», Марс мәктәбе командасы -«Гвардейцы», Иске Чүпрәле күппрофильле лицееннән -«Батыр»,Зур Аксу мәктәбеннән - «Аксу», 1 санлы Иске Чүпрәле мәктәбеннән "Барсы", Чуаш Чүпрәленнән - «Танкисты», Шланга мәктәбеннән «Отважный полк», Иске Шәйморза мәктәбеннән - "Шайморза", Кече Чынлы мәктәбеннән - «Авангард», Городище мәктәбеннән - «Городищенские», Иске Кәкерле мәктәбеннән - «Факел», Яңа Уби мәктәбеннән - «Стук», Уби мәктәбеннән «Патриот», Матак мәктәбеннән - «Экспресс», Түбән Чәке мәктәбеннән - «Нижнечекурские», Яңа Әлмәле мәктәбеннән - «Нил».
"Аҗаган 2.0" яшьләрдә гражданлык, ватанпәрвәрлек, Ватанны саклауга әзерлек тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, хәрби-гамәли спорт төрләрен үстерү, хәрби хезмәткә чакырылуга кадәрге яшьләр белән эшләүнең яңа формаларын эзләү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру максатында үткәрелә. Бу уен рухи көч, чыдамлык, үзара ярдәмләшү, Ватанга мәхәббәт тәрбияли, команда рухын һәм иптәшеңә ярдәмгә килергә әзерлекне формалаштырырга ярдәм итә.
Әлеге чарага махсус хәрби операция ветераны, «Батырлык» ордены кавалеры Алексей Ягашкин да чакырылган иде.
Спорт залына тантаналы рәвештә РФ, ТР һәм Чүпрәле муниципаль районы флагларын керткәннән соң, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады.
Чарада катнашучыларны Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов һәм махсус хәрби операция ветераны Алексей Ягашкин сәламләде. Алар барлык командаларга уңышлар һәм, әлбәттә инде, җиңүләр теләделәр.
Баш хөкемдар Илнур Мавзютов хәрби-спорт уеннары программасы белән таныштырганнан соң, уенның төрле дисциплиналарында ярышлар башланды. Беренче көн эчендә командалар хәрби-спорт уеннарының төрле төрләре буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә тиеш иде: «командирлар ярышы», «элемтәчеләр ярышы», «хәрбиләр ярышы», «медиклар ярышы», «штурмовиклар ярышы», «хәрбиләштерелгән эстафета», төгәллеккә граната ыргыту, отжимание, шинналардан киртәне җиңү, тычкан тозагы (киртәне җиңү), сугыш кирәк-яраклары (15 кг авырлыктагы снарядлар салынган ящикны күчерү), пресс, скакалка, каз адымы белән мина кыры, «гомуми гаскәр грамоталылыгы» (команда ярышы), «саперлар ярышы», «ут әзерлеге», Калашников автоматының макетын тулы булмаган сүтү һәм җыю, Калашников автоматына җиһазлар, пневматик винтовкадан ату.
Ярышлар «Алтын» спорткомплексында һәм «Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексында узды. Әлеге чараны Чүпрәле районы мәгариф бүлеге һәм «Беренчеләр хәрәкәте» җирле бүлеге оештыра.
«Аҗаган» хәрби-спорт уены вакытында укучылар төрле сынаулар буенча ГТО нормативларын тапшырырга әзерләнделәр.
Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.