Район буенча үткән 10 айда 135 юл-транспорт һәлакәте теркәлде

2013 елның 15 ноябре, җомга

 Россиядә, шул исәптән республика районнарында да 11 ноябрьдән 17 ноябрьгә кадәр юл фаҗигаләрендә корбан булучыларны искә алу атнасы уза.

“Район буенча үткән 10 айда 135 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларның 11 очрагында 1 кеше үлде һәм 15 кеше тән җәрәхәтләре алды. Киң җәмәгатьчелекне юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә бәйле проблемаларга тарту максатыннан бүлекчә буенча чаралар үткәрелә“,-ди ЮХИДИнең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International