ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе

 Түбән Каракитә авылындагы урта мәктәптә өлкәннәр өчен компьютер курслары эшли башлады. 72 сәгатьлек программа буенча авылның унбишләп пенсионеры компьютерга өйрәнә.

Тантаналы марш астында залга Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы һәм Чүпрәле муниципаль районы әләмнәре кертелә. Тын да алмый аякүрә баскан халык алдында хәрби киемдәге егетләр аларны сәхнәгә алып менәләр. Ике дәүләт гимны яңгырый. Шушындый тантаналы шартларда “Призывниклар көне” нә башланган кичә башлана.


15 ноябрьдән башлап Россиядә тәмәке тартучыларны җәзалау гамәле кулланыла башлады. Административ хокук бозулар турындагы Кодекска кертелгән үзгәрешләр һәм “Реклама турында”гы федераль закон ошбу зыянлы гадәт белән көрәшүне күз уңында тота. Аерым алганда, канун җәмәгать урыннарында тәмәке тарту һәм аны рекламалауны тыя.

 Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре турында төрле фикер әйтүче кешеләрочрый. Тискәре уйлаучылар да бар, димәк алар авырлыккаюлыкмагандыр, ә бәлки кешеләрнең яхшы якларын күрергәтеләмәүчеләрдер.

 Терлекчелек мәсьәләләренә багышланган семинарның чираттагысы 17 октябрьдә “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасының Матак, Шланга һәм Мунчәли филиалларында үтте.

 


19
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе

Ел азагына Татарстанда капиталь ремонт буенча өр-яңа озак вакытлы максатчан программа кабул ителәчәк. Ул республиканың торак фондын төзекләндерү, яңарту эшчәнлеген эзлекле рәвештә алып барырга ярдәм итәчәк.

 18 ноябрьдән 28 ноябрьгә кадәр Татарстанда киң масштабтагы  Бөтенроссия  наркотикларга каршы «Үлем белән кайда сату итәләр,  хәбәр  ит!»  акциясенең  икенче этабы старт алды. Акция барышында  республикада (8-843), 274-30-30 һәм 273-43-45 номерлы «Ышаныч телефоннары» эшлиячәк. 

 Сиксән яшен узып китсә дә аңа ул яшьне бирмәссең. Шушы яшьтә биксирәк ирләргә генә хас күңел күтәренкелеге, яшьләрчә җитез хәрәкәткебек сыйфатларга ия булган, яшәүнең тамчы хәтле генә рәхәтлегеннәндә зур канәгатьлек тоеп гомер кичерүче Рәис Рәхимовның тормыш юлы акҗеп булып сузылды.

Районда янгыннар саны арту сәбәпле, янгын күзәтчелек хезмәткәрләре торак йортларны тикшерү планын булдырды. Аның беренчесе Иске Чокалы авылы җирлегеннән башланды.


17
ноябрь, 2013 ел
якшәмбе

 Чүпрәле тармак технологиясе техникумында авыл яшьләре тормышына, гомуммән районның киләчәк үсешенә кагылышлы сорауларга җаваплар эзләүгә багышланган чара үтте. Бирегә җыелган район яшьләре төрле тренингларда катнаштылар, социаль проектлар  төзергә өйрәнделәр, иннвацион технология яшләр үзәге презентациясен карадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International