Гаилә учагының җылысын бернинди балалар йорты да, приют та алыштыра алмый. Һәр балага гаилә кирәк. Төрле сәбәпләр аркасында ата-анасыз калган балаларны гаиләләргә урнаштыру буенча районда махсус оешма – опека һәм попечительлек органы эшли. Бүгенге көндә районда 21 гаиләдә асрамага алынган 33 бала тәрбияләнә. Уллыкка алу яисә опекага рәсмиләштерү өчен ниләр эшләргә кирәк кебек сораулар белән Чүпрәле районында балигъ булмаганнар белән эшләү, опека һәм попечительлек органының баш белгече Ильмира Камаловага мөрәҗәгать иттек.
Шушы көннәрдә Иске Чүпрәле авылында гомер кичерүче Наилә Нурулловага суд приставларының Федераль хезмәтеннән Рәхмәт Хаты килде.
1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе базасында Бөтенроссия Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне үтте
Гомерләр–мизгел генә, аның һәр минутының кадерен белеп яшәргә кирәк, дип җырлыйлар. Әйе, үткәннәргә борылып карасаң, исең китмәле. Тормыш юлындагы сынауларны горур үтеп, сабырлыклары белән үрнәк булганнар зур ихтирамга лаек. Рушания апа Зиятдин кызы–әнә шундыйлардан.
Иске Чүпрәле авылындагы Роза һәм Чулпан Шәрәфетдиновлар гаиләсен белмәгән кеше юктыр.
Әлеге гаилә 5 балага гомер биреп, үзара аңлашып, дус, тату булып яши. Роза апа һәм Чулпан абый үзләре дә күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнеп үсәләр. Бу гаиләдә булган җылы мөнәсәбәтләр, аларның ягымлы күз карашлары бер-берсен ничек хөрмәтләүләрен аңлатып тора.
Ветераннар советы утырышында Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алуга әзерлек мәсьәләләре хакында сөйләшенде
Утырышта сүз сугыш һәм тыл ветераннарының тормыш-көнкүрешен яхшырту, зиратларны, сугыш ветераннарының каберләрен, һәйкәлләрне тәртипкә китерү, мәктәпләрдә теоретик тәрбия эшен җанландыру,өлкән буыннан күчкән рухи мирасны яшьләргә җиткерү, аларда өлкәннәргә карата ихтирам хисе тәрбияләү турында барды.
Республика буенча “Россельхознадзор“ идарәсенең фитосанитар күзәтчелек һәм орлыкны тикшерү бүлеге тарафыннан авыл хуҗалыгы үсемлекләренең орлыкчылык өлкәсендә РФ законнарының үтәлеше системалы рәвештә тикшерелә.
Сугыш китергән хәсрәт, михнәт дәрьясын соңгы тамчысына хәтле эчеп, өсләренә ишелгән бөтен авырлыкларга чыдап-түзеп, ил-көн өчен сәламәтлекләрен, яшьлекләрен, бәхетләрен корбан итүче газиз җаннар–сугыш ветераннарына карата игътибар көннән-көн арта.
1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе базасында “Мин яратам сине, Россия!” XIV Бөтенроссия патриотик җырлар конкурсының IV “Ватаным, минем туган ягым!” республика этабы кысаларында район мәктәпләре укучылары арасында патриотик җырлар конкурсы үтте.