Татарстанның мәктәп укучылары арасында «IT-чемпион» бәйгесе дәвам итә. Ниһаять, жюри әгъзалары конкурсның иҗади өлешенә нәтиҗәләр ясый башлады.
Бүгенге көндә Татарстан җитештерүчеләре танылган дөнья компанияләре белән дә көндәшлек итәргә сәләтле. Республикабыз сыйфатлы товарлар һәм югары дәрәҗәдә күрсәтелгән хезмәтләр белән данлыклы. Бүген иң-иңнәр дип аталырга лаеклы предприятиеләр Казан Ратушасында бүләкләнде.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасында терлекчелектармагына багышланган чираттагы уку-киңәшмә үтте.
Чүпрәле тармак техникумында өч көн дәвамында бизнес-лагерь үтте. Әлеге чараны республиканың икътисад министрлыгы белән берлектә Казан федераль университеты вәкилләре оештырды.
Чүпрәле муниципаль район Советының XXXII утырышын район башлыгы-район Советы рәисе Александр Шадриков ачты һәм алып барды.
Утырышның көн тәртибенә күптөрле әһәмиятле мәсьәләләр куелды.
Иң башлап депутатлар Чүпрәле муниципаль районы Уставына үзгәрешләр кертү буеча район Советы башлыгы урынбасары Алексей Сарафановның чыгышын тыңлап тикшерделәр һәм карар кабул иттеләр.
“Әниләр көне” бәйрәме уңаеннан 27 ноябрьдә кичке 18.00 сәгатьтә район мәдәният йортында “Минем әни-дөньяви” дигән бәйге-тамаша үтәчәк.
Шушы көннәрдә Мөхлисә Вилданова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләпүтте. Язмыш өлкән буын балаларын күп тапкырлар сыный. Алар арасындакүңелне күтәрә торганнары да, борчу тудырганнары да була. Әмма шушы көннәрдә 95 яшьлеген билгеләп үткән Мөхлисә Вильданованың сабырлыгына һәм ныклыгына сокланмый мөмкин түгел.
Табигатьнең кышка әзерләнеп барган бер матур мәлендә Алешкин-Саплык мәктәбе 110 еллык юбилеен билгеләп үтте. Тантанага ерак араларны якын итеп, илебезнең төрле шәһәрләренә сибелгән элекке укучылары туган мәктәбе юбилеена канатланып, ашкынып кайтты.
Районда ноябрь аенда билгеләп үтелүче күркәм чараларның берсе -элек елларда республика прокуроры, Конституцион суд рәисе булып эшләгән якташыбыз Сәйфихан Нәфиевны искә алу. Быел да гадәт буенча Сәйфихан Нәфиевның туган көне алдыннан районга республика хокук саклау органнарыгың, аерым алганда Татарстан Прокуратурасы, Татарстан Югары суды, Конституцион суд вәкилләренең, Татарстан Прокуроры Илдус Нәфиков килде.
Һәр елны ноябрьнең соңгы якшәмбесендә без Әниләр көнен бәйрәм итәбез. Безнең һәрберебез өчен җир йөзендә әнидән дә якын, кадерле зат юк. Әмма тормыш мәшәкатьләренә күмелеп, кайчакта җылы сүзләр әйтергә, шатлыкларыбызны уртаклашырга, хәлләрен белешергә вакыт таба алмыйбыз.