Бүгенге көндә Татарстан җитештерүчеләре танылган дөнья компанияләре белән дә көндәшлек итәргә сәләтле. Республикабыз сыйфатлы товарлар һәм югары дәрәҗәдә күрсәтелгән хезмәтләр белән данлыклы. Бүген иң-иңнәр дип аталырга лаеклы предприятиеләр Казан Ратушасында бүләкләнде.
“Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” республика бәйгесе кысаларында ел саен югары сыйфатлы товарлар һәм хезмәтләр ачыклана. Быел конкурсның кечкенә генә юбилее – 10 еллыгы билгеләп үтелә. Шушы арада бәйге абруй казанырга өлгерде. Елдан-ел катнашучылар исәбе дә арта, аның географиясе дә киңәя. Беренче елны 92 катнашучы булса, быел бәйгедә катнашу теләген икътисадның төрле тармакларына караган 234 предприятие белдергән. Алар 400дән артык товар һәм хезмәт тәкъдим иткән.
Татарстан премьер-министры урынбасары – Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов билгеләп узганча, иң яхшыларны ачыклаганда, соңгы нәтиҗәгә генә игътибар итеп калмыйча, товар җитештерү технологиясе, стандартлар, экологик һәм санитар нормативлар үтәлеше дә бәяләнгән.
- Әгәр дә товар яки хезмәт “Татарстанның иң яхшы 100 товары” лауреатлары исәбенә эләккән икән, алар чын-чынлап сыйфатлы һәм көндәшлеккә сәләтле дип шикләнмичә әйтә алабыз, - ди Равил Зарипов.
Татарстанның күп кенә предприятиеләре бәйгедә даими катнашып, ел саен яңа төрдәге югары сыйфатлы продукциясе белән сөендереп килә. Шундый бертөркем лауреатлар быел махсус “Татарстан Республикасы сыйфат лидеры” призы белән билгеләп үтелде. Андыйлар арасында, әйтик, ирләр һәм малайлар костюмнары тегүче “Адонис” фабрикасы. Бәйгедә бу предприятие инде дүртенче тапкыр катнашып, җиңүчеләр исәбенә керә. Быел ул малайлар өчен мәктәп формасын тәкъдим иткән. Шулай ук бу номинациядә "Камаз", "3нче санлы Казан икмәк пешерү заводы", "Казан ярминкәсе" җиңде.
Республика бәйгесендә җиңү яулаучылар үзләре җитештергән продукциянең сыйфатын төбәк дәрәҗәсендә генә түгел, федераль дәрәҗәдә дә исбатлый. Быел республика күләмендә иң яхшы дип табылган 168 товар һәм хезмәт “Россиянең иң яхшы 100 товары” бәйгесендә катнашуга лаеклы дип табылган. Шуларның 54-е лауреат, 114-е дипломант булган.