«IT-чемпион» бәйгесенең иҗади өлешендә - беренче җиңүчеләр

2013 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Татарстанның мәктәп укучылары арасында «IT-чемпион» бәйгесе дәвам итә. Ниһаять, жюри әгъзалары конкурсның иҗади өлешенә нәтиҗәләр ясый башлады.


Инде бер ел дәвамында мәктәп укучылары «IT-чемпион» бәйгесендә җиңү яулау өчен өлкәннәрне дәүләтнең электрон хезмәтләреннән файдаланырга өйрәтү белән мәшгуль. Ә сәләтлерәк үсмерләр исә конкурсның тагын да авыррак өлеше - иҗади номинациядә беренче урын алу өчен тырышты.

«Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын камилләштерү» дип аталган бу конкурска эшләр 1 май көнне кабул ителә башлады һәм 3 ноябрьдә тәмамланды. Бәйгенең бу өлешенә барлыгы 298 эш кабул ителде.

Иҗади конкурсның категорияләренә килсәк, укучылар арасында «Иң яхшы презентация» номинациясе аеруча популяр булган. Бу бүлек буенча барлыгы 148 эш кабул ителгән. «Электрон хезмәтләр өчен иң яхшы баннер яки логотип» дигән номинацияне исә 121 укучы үз иткән. «Иң яхшы видеоролик», «Интернет-кушымта» һәм «ОС Android өчен мобиль кушымта» категорияләренә исә эшләр чагыштырмача азрак алынды, дип хәбәр итә Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте.

Шунысын билгеләп үтү кирәк, жюри әгъзалары берничә номинация буенча иң яхшы эшләрне барларга өлгергән инде. 21 ноябрь көнне «Иң яхшы презентация», «Электрон хезмәтләр өчен иң яхшы баннер яки логотип» һәм  «Иң яхшы видеоролик» номинацияләренең һәрберсендә җиңүче дип табылган ун эш турында мәгълүматлар «Татарстанда электрон мәгариф» сайтына урнаштырылган. Сайтка теркәлгән укучыларның барысы да әлеге иҗат җимешләре өчен тавыш бирә ала.

Ә менә «Интернет-кушымта» һәм «ОС Android өчен мобиль кушымта» категорияләрендә катнашучы мәктәп укучыларының шактый аз булуы сәбәпле, бу номинациядә җиңүчеләрнең исемнәре инде билгеле. Ләкин алар әле сер итеп саклана. Калган җиңүчеләр исә декабрь ахырында ачыкланырга тиеш. Аларның барысы да iPad-mini планшетлары белән бүләкләнәчәк.


Рәмзия ЗАКИРОВА

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International