ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
Мәктәптә “Уңган , булган әниләр”- дип исемләнгән бик матур кичә булып үтте. Барлык әниләр дә, бәйрәмчә бизәнеп, кичәгә килделәр. Әниләрнең иң- иңнәре ярышларда катнашып, төрле номинацияләрдә җиңү яуладылар
Татарстан – 112 ашыгыч хезмәт системасына иң беренче күчкән регион. 

Чит төбәкләрдә гомер итүче татар яшьләрен тагын да активлаштыру, аларга ачылган мөмкинлекләрнең барысыннан да дөрес итеп файдаланырга өйрәтү мөһим. Шулай иткәндә, Россия төбәкләрендәге татар милли оешмалары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге тагын да артачак.



Бүген кайбер сәяси көчләр теләгәнчә Россия Конституциясен үзгәртү, федерализм принципларыннан китеп, унитаризмга таба бару - дәүләт нигезләрен какшата, ил иминлегенә куркыныч тудыра, Россиядә федерализмга алмаш юк, дип саный депутат Шакир Яһудин.

«Татар-информ» МА хәбәр иткәнчә,  Татарстанда бердәм авыл хуҗалыгы хайваннары учетын үткәрү планлаштырыла. Электрон индентификация махсус чиплар ярдәмендә башкарыла
Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хокук саклау органнары белән узган киңәшмәдә Татарстан Республикасында православие чиркәүләренә ут төртү очраклары ешаю белән бәйле рәвештә борчылуын белдерде.

Авыл җирлегендә яшәүчеләр «2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәрге чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» Федераль максатчан программасы кысаларында грант ярдәме алырга мөмкин.

Районда халыкара инвалидлар көненә карата декабрьнең беренче ункөнлегендә авыл   җирлекләре мәдәният йортларында чаралар үткәрелә, концертлар, чәй табыннары, очрашулар оештырыла.  


Бүген - 3 декабрь көнне илебезнең барлык юристлары хезмәттәшләреннән , дусларыннан, туганнарыннан котлаулар кабул итәләр

2
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
Шушы уңайдан безнең  Шланга урта мәктәбенең башлангыч сыйныфларында  да 4 нче сыйныф укучылары көче белән әзерләнгән  “Әнием бар шул минем” дип исемләнгән кичә булып үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International