Шушы уңайдан безнең Шланга урта мәктәбенең башлангыч сыйныфларында да 4 нче сыйныф укучылары көче белән әзерләнгән “Әнием бар шул минем” дип исемләнгән кичә булып үтте. Кичәгә башлангыч сыйныф укучыларының әниләре чакырылды. Кичәдә укучылар әниләргә багышлап матур-матур җырлар, шигырьләр башкардылар. Шулай ук кичәдә әниләргә дә уен формасында биремнәр бирелде.Күп балалы әниләргә төрле сораулар әйтелде алар бик теләп катнашты. Кичәбездән соң әниләр дә, балалар да бик канәгать булып калды.