Мәктәптә “Уңган , булган әниләр”- дип исемләнгән бик матур кичә булып үтте. Барлык әниләр дә, бәйрәмчә бизәнеп, кичәгә килделәр. Әниләрнең иң- иңнәре ярышларда катнашып, төрле номинацияләрдә җиңү яуладылар. Балалар әниләренә багышланган җырлары, шигырьләре белән чыгыш ясадылар, ә көлкеле номерлар күрсәтеп, бәйрәмне тагын да кызыклы иттеләр. Кичәне педагог- оештыручы Г.Ф.Вильданова белән сыйныф җитәкчеләренең методик берләшмәсе җитәкчесе Г.Ф.Насибуллина оештырды һәм үткәрде.