ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

 Укучыларда рус теле һәм әдәбиятына мәхәббәт һәм кызыксыну уяту, шулай ук сөйләм телен,  иҗади сәләтләрен  үстерү максаты белән 25 нче ноябрьдән  30 нчы ноябрьгә  кадәр Иске Шәйморза урта мәктәбе күләмендә рус теле һәм әдәбияты атналыгы үткәрелде.

Көндәлек тормышыбызга үтеп керүче яңалыкларны акыл белән кабул итү түгел, хәтта күзәтеп барырга да вакыт җитми кайчак. Һәркөн тел ишетмәгән, күз күрмәгән инновацион техникалар, алымнар хакында сүз алып барыла, төрле программалар кабул ителә–замана артыннан өлгер генә! Шушы яңалыкларның күпчелеге мәгариф өлкәсенә кагыла. Бүген мәктәп белем бирү учагы гына түгел, ә замана таләбенә аваздаш булырлык индустрия дә. Шундый мәктәпләрнең берсендә булып кайттык.

Үткән көннәрдә Татарстанда керәшен авылларында  чиркәүләрдә чыккан  янгын җәмәгатьчелекне сагайтты.

Әлеге уңайдан Татарстан  буенчаТикшерү комитеты җитәкчесеурынбасары Айрат Әхмәтшин үзфикерен белдереп:

- Әлеге җинаять эшләре аерым контрольдә тора. Көн саен тыңлаулар уза

Гомер узганы сизелми дә икән ул. Ялан тәпи уйнап үскән яшел хәтфәдәй авыл урамнары, ал таңнарда чут-чут килеп кошлар сайравы, офыкларга кадәр барып тоташкан алтын башаклы ашлык басулары...Боларның һәммәсе бергә җыелып табигатьнең тулы бер илаһи гүзәллеген чагылдыралар да, кабат яшьлек хатирәләренә алып кайталар сыман.

Май-сыр заводының гөрләтеп  эшләгән елларын хәтерлисездер. “Сөт” кибетендә анда җитештерелгән продукциягә, хәтта, чиратлар була иде. Үзебездә җитештерелгән майның тәме әле дә тел очыгыздамы? Сөендерергә ашыгабыз,май-сыр заводы янә эшли башлады. Әмма инде яңа сыйфатта.


4
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе

Районда һәр “Донор көне” зур активлык белән үтә. Соңгы акция барышында да 200 дән артык кеше 67 литр кан бирде. Үзәк хастаханәнең баш шәфкать туташы Дамирә Габдрахманованың әйтүенә караганда, аларның күп өлешен яшьләр тәшкил иткән.

Салым органнары хезмәткәрләре өчен елның артта калган чоры әллә ни шатлык-куаныч китермәде кебек. Чөнки барлык күрсәткечләр буенча да планнан шактый артка чигенү сизелә

Зур Аксу районда борынгы һәм зур авылларның берсе. Биредә  300гә якын хуҗалык бар.

Районга хас юллар белән бәйле проблема  Зур Аксу авылын да читләтеп үтмәгән. Әмма биредә яшәүче халык авыл җирлеге җитәкчелеге белән берлектә  проблеманы чишәргә алынган. Һәм халык тырышлыгы белән Ленин һәм Октябрьский урамнарына цеолит түшәлеп, булачак юлга нигез салынган.

Район мәдәният йортында  “Чүпрәле муниципаль районының 2014 елга һәм планлы 2015-2016 елларга бюджет проекты  турында”  ачык   тыңлаулар   үтте .

2013 елның 1 гыйнварыннан “Дәүләт вазифаларын биләүче һәм башка затларның чыгымнарының керемнәренә туры килүен контрольләү турында”гы 230 номерлы Федераль закон үз көченә керде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International