Татар теленең язмышы татарстанлыларны гына түгел, ә Россиянең башка төбәкләрендә гомер итүче милләттәшләребезне дә борчый. Кызганычка каршы, андый проблема һәрбер төбәктә диярлек бар.
9 декабрь көнне илебездә Ватаныбыз Геройлары көне билгеләп үтелде. Шушы уңайдан район үзәгендә яшәүче пенсионерлар, ветераннар һәм ветераннарның район советы президиумы членнары үзәктәге Дан монументына венок куйдылар.
Башкарма комитет залында үтә торган шимбә киңәшмәсе бу юлысы иртәрәк башланды. Дөресрәге, киңәшмәгә дип килгән җитәкчеләрне башлап социаль ярдәм күрсәтү, мәгариф бүлеге, район үзәгендәге ике мәктәп хезмәткәрләре каршы алды.
Авыл урамнарын яктыртуга Чүпрәле районына 5 миллион сум каралган. 2014 елдан Татарстанда яңа социаль мөһим “Авылларда һәм шәһәр яны бистәләрендә урамнарны яктырту буенча” программа тормышка ашырылачак. Әлеге программа нигезендә Чүпрәле муниципаль районына 5 миллион сум күләмендә финанслау каралган.
«Кадрлар резервы» республика проектының сайлап алу турында Чүпрәледән 16-30 яшькә кадәрге 8 яшь буын катнашты. Алар үзләренең дөньяви күзаллаулары буенча һәм белемнәре тирән камил булуын дәлилләргә тиеш иделәр.
Явызлык, ялган, икейөзлелекнең ни икәнлеген белмәгән, йөзендә һәрвакыт елмаю балкыган, Иске Чүпрәле авылында яшәүче Владимир Волков янында булып кайттым.
Дөнья куабыз, абына-сөртенә йөгерәбез. Шушы ашыгулы-кабаланулы замандабермизгелгә генә туктап, тирә-юнебезгә күз салсак, анда төрле кешеләрнең, бәлки әле безнең ярдәмгә дә мохтаҗ кешеләрнең барлыгын күрер идекме икән? Инвалидлар декадасы... Ниләр эшләнә соң алар өчен безнең районда? Изгелеккә барыбыз да сәләтлеме? Бусорауларны җитәкче, белгечләргә дә, гади райондашларыбызга да бирдек бу юлысы.