Ветеранда кунакта

2013 елның 9 декабре, дүшәмбе

Иске Кәкерле урта мәктәбе укучылары  график нигезендә олыларга,ветераннарга булышалар.Күптән түгел сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә татыган, олы тормыш юлы үткән  Исхаков Ф.И. белән очрашуда катнаштылар. Бу чараны без “Ветеранда кунакта” дип исемләдек. Балалар өчен бу очрашу бик кызыклы һәм файдалы булды .Ул безне сугышта булган вакыйгалар белән таныштырды, үзенең яшьлеге турында сөйләде, очрашу барышында шулай ук сугыш елларында кичергән башка хәтирәләре белән дә уртаклашты. Яу кырында мәңгелеккә ятып калган якташларыбызны да искә алдык. Очрашу безнең хәтердә озак сакланыр! Бөек Җиңүнең 70 еллык бәйрәмен дә бергәләп күрергә язсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International