Чүпрәле районында Ватанны саклаучылар елын ябу тантанасы узды

2025 елның 15 декабре, дүшәмбе

Бу тантаналы кичә Чүпрәле районында ел дәвамында узган патриотик чараларның лаеклы нәтиҗәсе булды.
2025 елның 12 декабрендә Чүпрәле районында Ватанны саклаучылар елы тәмамлануга багышланган тантаналы чара узды. Тантана Россия Федерациясе Конституциясе көнен һәм Ватан Геройлары көнен бәйрәм итүгә багышланган иде.
Рәсми өлеш башланыр алдыннан Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин Үзәк парк аллеясындагы Мәңгелек утка һәм Геройлар бюстларына чәчәкләр салдылар.
Район мәдәният йортында узган кичәнең программасы дәүләт байракларын чыгару һәм гимн башкару белән башланып китте, бу исә буыннар арасындагы аерылгысыз бәйләнешне һәм халык хәтеренең көчен ассызыклады. Алып баручылар билгеләп үткәнчә, Россиянең көче нәкъ менә героик үткәнгә бердәмлектә һәм хөрмәт итүдә.
ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин җыелучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте:
"Ватанны саклаучылар елы тәмамлана, әмма безнең хәтер, рәхмәт һәм ярдәм — үзгәрешсез. Без хәтерлибез. Без горурланабыз. Без бергә. Бу ел тарихның төрле чорларында туган җир өчен көрәшкән һәркемнең, шулай ук хәзерге сакчыларның батырлыгына хөрмәт күрсәтү булды. Ватанны саклаучы-ул дәрәҗә генә түгел, бу югары җаваплылык һәм Ватан алдындагы бурыч».
Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров үз чыгышында узган елның тирәнлеген һәм әһәмиятен ассызыклады:
"Без ил тарихына яңача карадык, аны дәреслекләр призмасы аша гына түгел, йөрәк белән дә тойдык. Ватанны саклаучы-вакыт белән чыныктырылган, туган җиргә мәхәббәт белән сугарылган холык. Бу фидакарьлек, хезмәт һәм намус юлын сайлау".
Ул ил иминлеге сагында торучыларга рәхмәт белдерде, ата-бабаларыбыз һәм бүгенге геройларыбызның батырлыгы аркасында дөньяда яшәвебезне һәм хезмәт итүебезне билгеләп үтте.
Чараның кульминациясе бүләкләү тантанасы булды. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәрьяклап ярдәм күрсәтүче якташларыбыз билгеләп үтелде. Бүләкләнүчеләр арасында — Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре: «Чынлы» җәмгыяте -Барис Гафуров, КФХ-Равил Бикчуров, Нияз Дамаев һ.б., гуманитар йөкләр ташучы машина йөртүче-волонтерлар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, шулай ук тылда фронт өчен кирәкле әйберләр әзерләп ярдәм итүче волонтерлар бар.
Залда утыручы махсус хәрби операциядә катнашучыларга аерым рәхмәт сүзләре яңгырады. Район Башлыгы Марат Гафаров һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин аларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
РФ Конституциясе көнен бәйрәм итү кысаларында район Башлыгы Марат Гафаров һәм район прокуроры Ришат Купкенов Чүпрәле районының яшь гражданнарына паспортлар тапшырдылар. Шулай ук сугыш хәрәкәтләре ветераннарына, җәмәгатьчелек вәкилләренә, «Беренчеләр хәрәкәте», мәгариф учреждениеләре һәм тармак технологияләре техникумы активистларына районның иҗтимагый тормышында актив катнашулары өчен рәхмәт белдерелде. Аларны Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов бүләкләде.
Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүдә, традицияләрне ныгытуда һәм актив гражданлык позициясендә зур өлеш керткән, шулай ук тылда ярдәм иткән өчен тапшырылды.
Аерым медальләр челтәр үрүче, гуманитар йөк җыюда катнашучы волонтерларга, шулай ук сугыш хәрәкәтләре ветераннарына тапшырылды.
Аларга 2025 елның 21 октябрендәге 1092 номерлы 11 отд. гв. ДШБ  командиры  прказы буенча "Махсус хәрби операциядә Җиңүгә керткән өлеше өчен" медальләре тапшырылды. . Бүләкләрне Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров һәм «Рубеж» Ульяновск төбәк иҗтимагый оешмасы вәкиле Владимир Ярухин тапшырды.
Кичәнең район коллективларының музыкаль һәм бию номерлары белән тәкъдим ителгән иҗат өлеше, Ватанны саклаучыларның батырлыгына хөрмәт йөзеннән, тирән мәгънәгә һәм ихлас хисләргә бай булды.
Бу тантана Чүпрәле районында ел дәвамында узган патриотик чараларның лаеклы нәтиҗәсе булды. Ул җәмгыятьнең бердәмлеген күрсәтте, буыннар элемтәсен ныгытты һәм Ватаныбызның бөтенлеген һәм иминлеген саклаучыларга ватанпәрвәрлек, гражданлык кыйммәтләрен һәм тирән рәхмәтләрен раслады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International