Яңа елга районда әзерлек башланды

2013 елның 6 декабре, җомга

Дөньяга Яңа, 2014 ел килә. Яңа елны ничек каршы аласың, ул шулай үтәр, диләр. Быел да әлеге уңайдан  һәр оешма үзенең территориясен бизәүгә кереште.  Елдагыча район үзәгендә төп Яңа ел чыршысы урнаштырылачак. Үзәк урам быел чүпрәлеләрне сихри чыршылар аллеясы белән сөендерәчәк. Яңа ел чыршылары “Акчарлак” йөзү бассейны, күпфатирлы йортлар алдында да балкыячак. Яңа елга әзерлек эшенә инде күп кенә оешмалар кереште дә.

"Ак Барс" банкы, район кулланучылар җәмгыяте биналарында, шәхси кибетләрдә гирляндалар йолдызлары бар куәтенә җемелди. Искиткеч манзара, матуур!!!


Гөлия Фәизова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International