Хөрмәтле райондашлар! Кадерле дуслар!
Сезне чын күңелдән иң якты бәйрәм – Яңа ел белән котлыйм! Бу бәйрәмне без һәрвакыт көтеп алабыз. Ул күңел җылысы, гаилә учагының иминлеге һәм, әлбәттә, иң изге теләкләребезнең чынга ашуына ышану хисләре белән бәйле.
Тарихка кереп калган истәлекле вакыйгалар, зур уңышлар, казанышлар бүләк иткән узып баручы 2025 елга рәхмәтле булып калабыз. Без бергәләп авырлыкларны җиңдек, уңышларга сөендек һәм билгеләнгән максатларга ирештек.
Безнең уртак хезмәтебез Чүпрәле районының чәчәк атуына юнәлдерелде. Сезнең һәрберегез Кече Ватан үсешенә үз өлешен кертте, киләчәккә иминлек нигезен булдырды.
2025 елда барыбыз өчен дә әһәмиятле бәйрәм - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үттек. Бу вакыйга миллионнар йөрәгендә яшәвен дәвам итә, милли бердәмлек һәм батырлык символы булып кала.
Бүген дәүләтебезне яклаучыларга аерым рәхмәтемне белдерәм. Махсус хәрби операциядә булган неонацизм һәм фашизмга каршы көрәшүче сугышчыларыбыз үзләренең батырлыклары белән безне илһамландыра. Аларның батырлыгы, тәвәккәллеге һәм Ватанга тугрылыгы киләчәк һәм тыныч тормыш сагын киләчәккә илтә. Иң мөһиме яңа елда егетләребезнең Җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.
Киләчәк 2026 ел һәр йортка бәхет, сәламәтлек һәм тынычлык алып килсен, ә тормыш юлыбыз шатлык, уңышлар һәм казанышлар белән тулы булсын. Әйдәгез, йөрәкләребездә үткәннәрне, хәзергегә мәхәббәтне һәм якты киләчәккә өметне саклыйк.
Якынлашып килүче Яңа ел барлык ниятләребезне тормышка ашырсын, һәр йортка иминлек, тынычлык, муллык һәм гаиләләргә бәхет китерсен! Илебез тыныч булсын! Бәхетле Яңа еллар сезгә, дуслар!