МӘГЪЛҮМАТИ ХӘБӘР!

2026 елның 13 гыйнвары, сишәмбе

       «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе президиумының 2025 елның 25 декабарендәгы ПР-1-1 номерлы «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсын үткәрү турында» (алга таба – Конкурс)  карары нигезендә Конкурсның 1 этабында катнашу өчен гаризалар кабул ителә.
       Конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы турында» 2015 елның 1 июнендәге 391 нче номерлы карары белән расланган Нигезләмә (алга таба – Нигезләмә) нигезендә үткәрелә.
      Нигезләмә нигезендә Конкурс 2 этапта үткәрелә, аның кысаларында территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең 2025 елдагы эше бәяләнә:
     1 этап – муниципаль һәм
     2 этап – республика этабы.
     Гаризалар Нигезләмә нигезендә формалаштырылган муниципаль конкурс комиссиясе тарафыннан карала. 
     Конкурсның 1 этабында катнашу өчен гаризалар кабул итү срогы: 
     2026 елның 19 гыйнвары – 30 гыйнвары. 
      Конкурсның 1 этабында катнашу өчен гаризалар кабул итү вакыты һәм урыны, муниципаль конкурс комиссиясенең почта һәм электрон адреслары:
      8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр, шимбә һәм якшәмбе көннәреннән тыш, түбәндәге адрес буенча: 422470, Татарстан Республикасы, Чүпрәле районы, Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урамы, 13 йорт, 107 нче кабинет, e-mail: Yuriy.Shurkin@tatar.ru.
     Гаризалар әзерләү мәсьәләләре буенча консультацияләр алу өчен контакт телефоны:
8(84375) 2-29-70.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International