Иске Кәкерле урта мәктәбендә 1 нче декабрьдән 10 нчы декабрьгә кадәр мәктәп күләмендә инвалидлар декадасы дәвам итә.Шушы уңайдан 1-11 сыйныфларда "Алар бит яклауга мохтаҗ", "Яхшы эшләр генә кылыйк"дип исемләнгән тәрбия сәгатьләре булып үтте.Сыйныф җитәкчеләре Бөек Ватан сугышы һәм авылыбызда яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән авылдашларыбыз турында әңгәмә алып бардылар, аларга карата шәфкатьле булырга чакырдылар.Ә инде 6нчы сыйныфта укучы Айметов Риназ янына классташлары даими рәвештә барып йөриләр.