Авыл урамнарын яктыртуга Чүпрәле районына 5 миллион сум каралган

2013 елның 9 декабре, дүшәмбе

Авыл урамнарын яктыртуга Чүпрәле районына 5 миллион сум каралган. 2014 елдан  Татарстанда яңа социаль мөһим “Авылларда һәм шәһәр яны бистәләрендә урамнарны яктырту буенча”  программа тормышка ашырылачак. Әлеге программа нигезендә Чүпрәле муниципаль районына 5 миллион сум күләмендә финанслау каралган. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов әйтүенчә, финанс чаралары Иске Чүпрәле, Иске Элмәле, Кече Чынлы һәм башка авыл җирлекләренә биреләчәк.

-Беренче чиратта, урамнарын яктврту буенча эш электр энергиясен иң аз кулланылган  участокларда алып барылачак. Кайбер урамнарда “бишенче үткәргечләр”, яктыркычлар һәм идарә щитлары кулачак, -диде Шәүкәт Алиуллов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International