Казан шәһәренең “Корстон” күңел ачу комплексында “ ЭКОлидер ” һәм “ Кеше һәм табигать ” республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Агымдагы елда ул 2013-Экология һәм әйләнә тирә-мохитны саклау елына багышланды.
9 нчы декабрь көнне Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбендә Ватан Геройлары көненә багышлап күп төрле чаралар үткәрелде.
13 декабрьдә Чүпрәле район прокуратурасы бинасында Россия тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары А.С.Әхмәтшин гражданнарны кабул итә.
Физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен район мәдәният йортында “Без шатлык бүләк итәбез” исемле чара оештырылды.
Район халкын социаль яклау идарәсе һәм район мәдәният йорты белән берлектә әзерләнгән концерт программмасы бу көнне балалар күңелендә онытылмаслык хисләр калдырды. Программада кызыклы чаралар, биюләр, шигырьләр сөйләүләр, җырлар җырлау, табышмакларга җаваплар эзләү-барысы да урын алган иде. Балалар һәм әти-әниләр бик теләп үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Ә кайберәүләр үзләре иҗат иткән әсәрләрен тәкъдим итте.
Армия сафларында хезмәт итәргә яше җиткән егетләрне Россия Кораллы көчләренә көзге чакыру дәвам итә. Республикада, шул исәптән, районда да 2013 елда армия хезмәтенә чакырылырга тиешле егетләрнең хәрби әзерлеген тикшерү максатыннан төрле чаралар оештырыла. Әлеге уңайдан 6 декабрьдә район балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә спортның хәрби-практик төрләре буенча зона спартакиадасы үтте.
Районда җәмәгать урыннарында исерек килеш йөргәне өчен 7 гражданга протокол язылган. 6-7 декабрь көннәрендә район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре зур күләмле рейдлар үткәрде.
Һава торышы бераз салкынайту, кар яву, елгаларда боз кату беләнбала-чага урамга уйнарга “шылу“ ягын карый. Бу чорда куркыныч янавы хакында уйлап тору да юк, билгеле.
Татар теленең язмышы татарстанлыларны гына түгел, ә Россиянең башка төбәкләрендә гомер итүче милләттәшләребезне дә борчый. Кызганычка каршы, андый проблема һәрбер төбәктә диярлек бар.