9 нчы декабрь көнне Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбендә Ватан Геройлары көненә багышлап күп төрле чаралар үткәрелде.
Чаралар иртәнге линейкада, 1 минутка тын калып геройларны искә алу белән башланып китте.Шуннан соң сыйныф сәгатьләре, Батырлык дәресләре үтте.6 нчы сыйныфта тарих укытучысы Закиров Илнур Герой авылдашыбыз З.Алимовка багышланган ачык дәрес күрсәтте, укытучы тирән эчтәлекле презентация дә әзерләгән иде. Ачык дәреснең дәвамы Геройның бертуган сеңлесе Гайшә апа янына бару булды. Укучылар Гайшә апага үзләренең кызыксындырган сорауларын биреп, герой Зариф турында мәгълүматлар туплап кайттылар. Гайшә апа янында истәлеккә фотога да төштеләр.