Казан шәһәренең “Корстон” күңел ачу комплексында “ ЭКОлидер ” һәм “ Кеше һәм табигать ” республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Агымдагы елда ул 2013-Экология һәм әйләнә тирә-мохитны саклау елына багышланды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Иске Чүпрәле авыл җирлеге “Муниципаль район территориясендә әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге казанышлар өчен” һәм Городиoще урта мәктәбеннән Юрий Мутин “Электрон нәшриятта иң әйбәт язма өчен” номинацияләрендә җиңүчеләр дип табылдылар.