"Кадрлар резервы" яшь буын әзерли

2013 елның 6 декабре, җомга

«Кадрлар резервы» республика проектының сайлап алу турында Чүпрәледән 16-30 яшькә кадәрге 8 яшь буын катнашты. Алар үзләренең дөньяви күзаллаулары буенча һәм белемнәре тирән  камил булуын дәлилләргә тиеш иделәр.

Алдагы проектта катнашучыларны сайлап  алу туры ике  этапта үтәчәк: тест һәм әңгәмә рәвешендә. Оештыру комитеты  тест һәм әңгәмәләрдә катнашучыларның Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе Конституцияләре, республика порталы һәм Стивен Ковиның “Уңышлы кешеләрнең җиде алымы” дип исемләнгән китабы хакында белемнәре тикшереләчәген белдерде.

Сайлап алу турының нәтиҗәләре “Кадрлар резервы”ның махсус һәм Контакттагы сайтларында урнаштырылачак. 


Гөлия Фәизова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International